«Гаилә – бар кыйммәтләрне саклаучы»: тематик кичә (12+)

18 май көнне 6 нчы санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен ел саен 15 майда билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көненә багышланган тематик кичә узды.  
Укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре белән танышты, илебездә ел саен билгеләп үтелүче Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнен искә төшерделәр.   
Кечкенә генә видеоязма гаҗәеп риваять, Петр һәм Феврония мәхәббәте, әлеге бәйрәм белән бәйле заманча гореф-гадәтләр һәм борынгы көнчыгыш славяннары йолалары турында сөйләде. Өлкән сыйныфлылар «Гаиләдә кем нинди урын тота?» викторинасында катнашты, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, үз гаилә гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләде. «Танылган әдәби гаиләләр» дигән мавыктыргыч күргәзмә рус һәм чит ил бертуган язучылар белән таныштырды. 

Поделиться: